Бөгелмә муниципаль районының 2 нче спорт мәктәбенең яшь футболчылары ГТО комплексы нормативларын үтәделәр. Кабул итү станциясе «Салют»балалар сәламәтләндерү белем бирү лагеренда оештырылган иде.
Чараның программасына биек аратада эленеп торудан тартылу, гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән алга авышу, урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, кыска һәм урта дистанцияләргә йөгерү кертелгән иде.
Яшь футболчылар бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, энергия, яхшы кәеф алдылар һәм аерымлык билгеләренә сынауларны уңышлы үтәделәр.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.