Татар эстрадасы йолдызлары волейбол турнирында катнашты

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Хуҗәмәттә, Идел буенда, танылган артистлар Лилия Муллагалиева һәм Илсур Гыймадиев гаиләсе өченче ел рәттән «Әсхәт Кубогы» зур волейбол турниры оештыра, анда волейбол сөючеләр, төрле өлкәләрдә эшләүчеләр катнаша.

"Без Илсур белән кунаклар кабул итәргә яратабыз. Безнең йорттан артистлар, дуслар китми диярлек. Бу волейбол турниры-бергә җыелырга тагын бер сәбәп", - ди Татарстанның атказанган артисты.

Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 7 команда чыгыш ясады. Турнирның җиңүчесе булып Яңа Кенәр (Арча районы) командасы танылды. Бу Арча районы спортчылары арасында өченче җиңү.

Бүләкләү тантанасында ТР Волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Оощников, танылган татар җырчысы һәм композиторы Зөфәр Хәйретдинов һәм танылган артист Илсур Гыймадиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International