Чаллыда физкультурачылар көне бик матур узды

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Чын чемпионнар катнашындагы ярыш иң югары дәрәҗәдә узды, ул Яр Чаллының «йөгерүче шәһәр», спортка гашыйк һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы булуын раслады.

Танылган кунаклар чарага аеруча кәеф өстәде:

- Олимпия чемпионы, җиңел атлетика буенча РФнең Атказанган спорт мастеры Нурутдинова Лилия.

- Чаңгы ярышлары буенча халыкара класслы спорт мастеры Евгения Шаповалова, Олимпия уеннарында катнашучы

- Җиңел атлетика буенча СССРның халыкара класслы легендар спорт мастеры Панин Геннадий.

Тантананы шәһәрнең спорт идарәсе башлыгы Ренат Рөстәм улы Әхмәтшин ачып җибәрде.

«5 чакрым» хәрәкәтендә актив катнашучыларга һәм Түбән Кама ГЭСы, «Татэнерго»АҖ филиалы хезмәткәрләренә ГТО комплексының алтын билгеләрен тапшыру процедурасы иң дулкынландыргыч момент булды.

Бу вакыйга барлык катнашучыларны якты хис-кичерешләр һәм алга таба яңа спорт үрләренә таба хәрәкәт итәргә рухландырды.

Чарада барлыгы 130 дан артык спортчы-профессионаллар һәм һәвәскәрләр йөгерү энтузиастлары катнашты, алар югары дәрәҗәдә әзерлек һәм физик культурага тугрылык күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International