Казанда Клара Цеткин урамында икенче Падел-клуб Артен ачылды. Бу уңайдан клубта Россия футболы йолдызлары катнашында ике турнир узды.
- 8 августта Артенда дүрт тапкыр Россия Кубогы һәм Суперкубогы иясе Алан Дзагоев һәм УЕФА Кубогы иясе Георгий Щенников катнашында матч узды;
- 9 августта Иң көчлеләр исеменә парлы турнир үтте.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунак һәм турнирда катнашучы сыйфатында ТР Спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Белешмә:
Артен падел-клубында физик культура һәм спорт сөючеләр үзләрен падел, сквош һәм өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә сынап карый алачак.
Клуб сайтында нечкәлекләр: https://artennis.ru/