РТ Спорт министрлыгында Татарстанда регби үсеше турында фикер алыштылар

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы спорт министрлыгында «ТР регби федерациясе»РСОО утырышы узды. Очрашуда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар турында фикер алыштылар һәм спорт үсешенә аеруча зур өлеш керткән эшлеклеләрнең өлешләрен билгеләп үттеләр.

Президиум составына ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Татарстан регби федерациясе» РСОО президенты Айрат Шәфигуллин, Россия регби Федерациясе төбәкләрендә регби үсеше департаменты директоры Глеб Бабкин, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова керде.

Башкарылган эшләр турындагы нотыклар белән «регби буенча РСШ» ДБУ директоры Алинә Кәримова һәм «Татарстан Республикасы регби федерациясе» РСОО генераль менеджеры Владислав Максимов чыгыш ясадылар. Утырышта ТР регби федерациясе идарәсе әгъзалары, шулай ук «Зилант»КР уенчылары катнашты.

Утырыш кысаларында тантаналы бүләкләү булды. Республикада регби үсешенә зур өлеш керткән кешеләр, шулай ук регби клубы спортчылары Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бүләкләрне ТР регби федерациясе, ТР Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International