Татарстанның спорт клублары пляж волейболы буенча турнирда катнашты

2025 елның 12 августы, сишәмбе

«Урам» экстрим-паркы мәйданчыгында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган пляж волейболы буенча традицион турнир уеннары узды. Турнирда волейболдан тыш профессиональ командалар: «Синтез» ватерпол клубы, «Зилант» гандбол клубы, «Динамо-Ак Барс» туплы хоккей клубы ир-атлар командалары һәм ике хатын-кыз командасы: «Казаночка» баскетбол клубы һәм бердәнбер «Динамо Ак Барс УОР»яшьләр волейбол клубы катнашты. Командалар 3х3 форматында уйнадылар.

Турнирның җиңүчеләре «Зилант»гандбол клубы уенчылары булды. Икенче урында «Динамо-Ак Барс»туплы хоккей клубы уенчылары.  «Динамо Ак Барс УОР» яшьләр командасыннан яшь зифа буйлы кызлар өченче урын өчен матчта «СИНТЕЗ»ватерпол клубы командасын җиңделәр.

Командаларга кубоклар тапшырылды, призер командаларның уенчылары төрле төстәге медальләр алды.

Волейбол сөючеләр өчен Казан шәһәренең спорт комитеты һәм Татарстанның спорт министрлыгы «Зенит» һәм «Динамо Ак Барс» легендар уенчылары Артем Вольвич , Ирина Королева һәм Полина Матвеева белән автограф һәм фото сессия оештырды.
Уеннарга федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов җитәкчелегендәге ТР Волейбол федерациясе судьялары бригадасы хезмәт күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International