Ксения Задворнова - «Russian judo Tour»Халыкара ярышларында җиңүче

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

9-10 август көннәрендә Красноярскида «Russian judo Tour» профессиональ сериясе кысаларында дзюдо буенча халыкара ярышлар узды. Иван Ярыгин исемендәге спорт сараенда Россия, Белоруссия, Монголия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән иң көчле дзюдочылар очрашты. Алар 14 авырлык категориясендә (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 7шәр) үзара медальләр һәм акчалата призлар уйнаттылар.

Татарстан спортчысы Ксения Задворнова пьедесталның югары баскычын яулады. Ул 78 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International