Айгөл Хәбибуллина ядрә белән ату буенча Россия Кубогы алтынын яулады

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Мәскәү астындагы Игнатовода пулялы ату буенча Ачык Россия Кубогы старт алды.

Татарстан РСШОР тәрбияләнүчесе Айгөл Хәбибуллина ВП-60 - пневматик винтовкадан 60 мәртәбә ату, 10м, басып ату күнегүендә мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.

Квалификациядә ул 628.8 очко җыйды һәм 6 нчы урында барды. Хәлиткеч этапта Айгөл чын спорт характерын күрсәтте, Санкт-Петербургтан Светлана Чеснокованы 17-13 исәбе белән җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International