Татарстан Республикасы укытучылары яңа спорт төрен үзләштерәләр – текбол

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында текбол үсешен республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хуплый. Бу спорт төре үзендә футбол һәм өстәл теннисы элементларын берләштерә. Уен теннис өстәленә охшаган, ләкин бөгелгән, уртада челтәр булган өстәлдә бара. Уенчылар (ялгыз яки парлы форматта) тупны бер-берсенә ыргыталар, куллардан тыш, көндәшне хата җибәрергә тырышып, тәннең теләсә кайсы өлешен кулланалар.

Халыкара текбол Федерациясенең (FITEQ) Россиядәге рәсми вәкиле Артур Кутуевның чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының 100дән артык мәгариф учреждениесен әлеге спорт төре өчен махсуслаштырылган җайланмалар белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Бу мәктәп укучыларын һәм студентларны динамик уен аша спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мондый алым «Россия спорты»дәүләт программасы максатларына туры килә.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов: "Текбол – уен гына түгел, ә балаларда координацияне, стратегик фикерләүне һәм команда рухын үстерүнең менә дигән ысулы. Әлеге спорт төрен мәктәпләргә һәм югары уку йортларына кертү яшь буынны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International