Актаныш районында «Россия спорты " дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2025 елның 12 августы, сишәмбе

12 август көнне Актанышта районның еллык спорт эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм киләчәккә планнарга багышланган конференция булып узды.анда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты. 

 Районда спорт тармагының торышы турындагы нотык белән яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Айгиз Магаданов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул район спортчыларының казанышлары, ГТО комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, тармак проблемалары, шул исәптән матди-техник тәэмин итү һәм тренерларның квалификациясе турында сөйләде. 

Конференциядә Актаныш районында «Россия спорты»дәүләт программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелде. Анда яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм авыл җирлекләрендә спортны үстерү мәсьәләләре каралды. 

Утырыш азагында Ленар Зарипов катнашучыларны физкультурачылар көне белән котлады, спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм районның иң яхшы спортчыларына һәм тренерларына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International