8 августтан 17 августка кадәр Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Казан РСШОРЫНДА ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты һәм 9, 11, 14, 17, 20 һәм 27 яшькә кадәрге Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Ярышларда Идел буе федераль округы составына керүче 14 төбәктән 230 дан артык спортчы катнашты. Барлыгы 70 комплект медаль уйнатылды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы үзе өчен рекордлы санда - 50 (16 алтын, 18 көмеш һәм 16 бронза) медаль яулады һәм, Башкортостан Республикасы җыелма командасын гына калдырып, гомумкоманда (медаль) зачетында ышанычлы рәвештә 2 урынны алды.
Республика җыелма командасы өчен медальләрне 18 спортчы китерде. Команданың гомуми уңышына иң зур өлеш кертүчеләр: спорт мастерына кандидат Дарья Шонина-6 медаль, шул исәптән 3 алтын һәм 3 көмеш, гроссмейстер Дмитрий Цинман - 5 медаль, шул исәптән 3 алтын, 1 көмеш, 1 бронза, спорт мастеры Максим Волков - 4 медаль, шул исәптән 2 алтын һәм 2 көмеш.