Озак һәм катлаулы тернәкләндерү юлын узгач, Әнвәр тормышын спорт белән бәйләргә булды. Нибары ай ярым элек ул ишү һәм пулялы ату буенча актив күнегүләр башлады. Аның үҗәтлеге һәм җиңүгә омтылышы беренче зур ярышларда ук нәтиҗә китерде, анда ул үз категориясендә бөтен Россиядән 30 дан артык спортчыны узып китә алды. Ярышлар программасына 200 һәм 500 метрлы дистанцияләрне үтү кертелгән иде.
Бу казаныш - «Россия спорты» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыруның ачык мисалы, ул адаптив физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, шулай ук ветераннарга ярдәм итүгә һәм спорт тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән.