20 августта Зәйдә «Яшьлек» боз сараеның исемен атаклы Олимпия чемпионы Евгений Давыдов хөрмәтенә «Давыдов Арена» дип үзгәртү тантанасы булды. Истәлекле чара уңаеннан шул ук көнне сарайда 2013 елгы командалар арасында Давыдов призына хоккей буенча Бөтенроссия турниры старт алды.
Турнирда Зәй, Ижевск, Казан, Самара, Нефтекама, Тольятти, Пермь һәм Кировтан 8 команда катнашты.
"Мин Яңа Зәй бистәсендә тудым һәм Зәйне үземнең кече Ватаным дип саныйм. Җирле спортчылар искиткеч нәтиҗәләргә ирешсеннәр", - диде Евгений Витальевич тантанада.
«Давыдов Арена» ны ачу һәм хоккей буенча Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы алдыннан мөхтәрәм кунаклар һәм барлык җыелучылар өчен архив фотосурәтләреннән һәм Евгений Давыдовның шәхси фотосурәтләреннән җыелган фотокүргәзмә оештырылды. Атмосфераны легендар спортчының казанышларына багышланган тарихи музей тулыландырды.