Тренировкаларны тәҗрибәле белгеч Дмитрий Митряков үткәрә. Төркемдә ишетү сәләте һәм терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар шөгыльләнә. Киләчәктә балалар спорт үсешен дәвам итә һәм инклюзив йөзү буенча ярышларда катнаша алачак.
Әлеге проект «Россия спорты»дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыруның ачык мисалы булып тора. Программа адаптив физик культураны үстерүгә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә һәм спорт тормышына интеграцияләүгә юнәлдерелгән.