Ралина Гыйләҗева йөзү буенча дөнья чемпионатында бронза яулады

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Румыниянең Отопени шәһәрендә яшүсмерләр арасында йөзү буенча дөнья чемпионаты дәвам итә.Ул 19 августтан 24 августка кадәр уза. Ярышларның икенче көнендә, 20 августта, кызлар арасында брасс белән 50 метрлы дистанциядә бронза медальне Ралина Гыйләҗева яулады. Спортчы 31,19 секундта дистанцияне үтеп һәм каты көрәштә мактау пьедесталына күтәрелеп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International