«Ак Барс-Динамо» ның 13 уенчысы Милләтләр Кубогында уйнаячак

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Хатын – кызлар турнирында 5 команда-Россиянең һәм Беларусь Республикасының төп һәм яшьләр җыелма командалары, шулай ук Казахстанның Талдыкорган шәһәреннән «Жетысу» клубы уйнаячак.

Казанның Ак Барс-Динамо  командасы Милләтләр Кубогында 13 уенчы белән чыгыш ясаячак.

Россия җыелма командасы составында чирәмдәге хоккей үзәге кырына капкачы Ангелина Яшина, сакчылар Александр Стариенко, Екатерина Макагонова, Яна Гончарова Александра Курнаева, һөҗүмчеләр Юлия Сартакова, Эльза Гобәйдуллина һәм Даяна Семенова чыгачак.

Россия яшьләре өчен сакчы Анастасия Семенова, ярымсакчы Анастасия Захарина һәм һөҗүмчеләр Мария Захарина һәм Альбина Хәйдарова уйнаячак.

Шулай ук безнең форвард Полина Дмитриевич Беларусь җыелмасы өчен чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International