Турнирның ир-атлар өлешендә 4 коллектив көч сынашачак. Кырга Россия һәм Беларусь җыелма командалары һәм аларның яшьләр составы (U-21) чыгачак.
Россия җыелма командасы составына «Динамо-Ак Барс»ның унбер спортчысы чакырылган иде. Уенчылар исемлегендә Алексей Соболевский, Андрей Семенов, Георгий Арусия, Евгений Артемов, Павел Голубев, Денис Стариенко, Николай Янкун, Дмитрий Береза һәм Семен Матковский. Капкачы линиясен Иван Ожерельев һәм Андрей Серебряков тәкъдим итәчәк.
Җыелманың тренерлар штабын «Динамо-Ак Барс» ның баш тренеры Араик Маргарян җитәкли, ә аңа Тимур Тимашков ассистентлык итә.
Турнирда Россия яшьләр җыелма командасы өчен Артур Әхмәтзанов, Даниил Гусаров һәм Матвей Базаров чыгыш ясаячак.
Ярышларны ачу тантанасы 25 августта 14:00 сәгатькә планлаштырылган. Турнир ябылачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк 30 августта 17:30 сәгатьтә.