Татарстан спортчылары-шахбокс-2025 буенча Россия Кубогы җиңүчеләре

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Илдар Чепкунов «мастерс» яшь категориясендә беренче, шулай ук «шахбокс-Фит»дисциплинасында өченче урынны алды. Артем Архипов яшүсмерләр арасында җиңүче булды.

Әлеге ярышлар 2025 елның 23-29 сентябрендә Сербиянең Лозница шәһәрендә узачак шахбокс буенча дөнья чемпионатында милли җыелма команда составында катнашу өчен сайлап алу ярышлары булып тора.

Шахбокс 2025 елдан Россиядә рәсми спорт төре дип танылган; берничә дисциплинаны үз эченә ала. Классик шахбокста контактлы көрәшләр шахмат блицы һәм рингта бокс раундлары чиратлашып уза. «Шахбокс-Фит» та бокс техникасы бокс капчыгында күрсәтелә һәм кабул ителгән критерийлар нигезендә бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International