Турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Уфа, Екатеринбург, Сочи һәм Россиянең башка төбәкләреннән егетләр һәм кызлар чыгыш ясый.
Татарстан Республикасын Дэвид Вәлиев, Лев Богданов, Ярослав Беганский, Тимур Науметов, Әмир Сәлимгәрәев, Аделя Борисова, Валерия Исаева, Полина Кратюк, Самира Рәшидова, Виталина Тутулина, Зарина Фәйзрахманова, Асель Хәлимбаева, Софья Харламова һәм Елизавета Щетнева тәкъдим итә.
Финал бәйгеләре 30 августта узачак.