Спорт министрлыгында 2025 елгы җәйге сезон нәтиҗәләре буенча алдынгы спортчылар белән очрашу узды

2025 елның 29 августы, җомга

Чарага халыкара һәм бөтенроссия ярышларында күренекле нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан атлетлары, аларның остазлары, шулай ук Татарстан Республикасының спорт федерацияләре вәкилләре чакырылган иде.

"Бүген Татарстан һәм Казан илдә иң яхшы спорт инфраструктураларына ия. Спорт-ул зур эш. Бүген меңнән артык спортчыбыз Россия җыелма командалары әгъзалары булып тора. Без барлык спорт чараларында да актив һәм якты позициядә торабыз", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Владимир Леонов.

Министр ассызыклаганча, спортчыларның эре ярышлардагы югары казанышлары республиканың барлык спорт бергәлегенең бердәм эшенең турыдан-туры нәтиҗәсе.

Татарстан Республикасыннан Россия җыелма командалары составына кертелде
1 005 спортчы, шуларның 484е олимпия спорт төрләре буенча спортчы. Болар барысы да Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International