Алабугада «Закамья» зонасының XII ТР Волейбол федерациясе президенты кубогының сәнәгать предприятиеләре арасында финал уеннары узды.

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Әлмәт, Зәй, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай предприятиеләреннән 7 команда Кубокның финал стадиясенә ике юллама өчен көрәште. Уздырылган уеннар нәтиҗәсендә 1 урынны «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ командасы яулады 2 урын «КАМАЗ» ГАҖ командасы артында Яр Чаллы 3 нче урынны Чистай «БЕТАР» ҖЧҖ командасы алды. «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ Әлмәт һәм «КАМАЗ» ГАҖ «Кама аръягы» зонасында беренче ике урынны алган командалар сентябрь азагында Мөслимдә узачак сәнәгать предприятиеләре арасында ТР Волейбол федерациясе президенты кубогының XII финалына юллама алдылар. Аларга «Идел буе» зонасыннан «ТАТХИМФАРМПРЕПАРАТЫ» АҖ һәм «Казан-ВОСТОК-СЕРВИС»ҖЧҖ уеннары узган ике команда кушылачак. Зона уеннарын ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм ТР Волейбол федерациясенең әйдәп баручы белгече Алексей Оощников катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International