Ак Барс-Динамо хоккей клубы яңа уен сезонында старт ала

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Казанда, «Динамо» спорт комплексында, туплы хоккейның яңа уен сезоны алдыннан «Ак Барс-Динамо»хоккей клубын тәкъдир итү булды.

Яңа уен сезоны алдыннан узган чарада осталар командасына Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО Рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, Казан шәһәренең спорт комитеты рәисе Линар Гарипов һәм "Ак Барс-Динамо" ХК директоры Валерий Носов хәер-фатиха бирде.

Сезонга төп бурычлар арасында Салават Гайсин команданың Россия кубогы финалына һәм Россия чемпионаты плей-оффына чыгуын әйтте.

Валерий Носов команданың яңа уенчыларын тәкъдим итте, җитәкчеләр аларга номерлы уен майкалары тапшырды. Коллективка моннан соң Дмитрий Атаманюк һәм Владислав Крыльцов , ярымсакчылар Сергей Лихачев, Никита Мостовой, Олег Тарнаруцкий, Алексей Торгонский, Рөстәм Тургунов, сакчы Никита Симиргин һәм һөҗүмче Иван Соловьев керде.

Очрашу ахырында Салават Гайсин һәм Линар Гарипов хоккейчыларга бозда үзсүзлелек һәм сугышчанлык күрсәтүләрен, сезонны имгәнүләрсез уздыруларын һәм булачак Кубок һәм ил чемпионатында уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.

6 сентябрьдә Казанның динамочылары Ульяновскида Архангельскиның «Водник» командасы белән туп белән хоккей буенча Россия Кубогының 1 этабы уенында старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International