30 август-парк стадионында.Азнакайда Татарстан Республикасы көненә, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Азнакай шәһәре Көненә багышланган спорт-массакүләм чаралар узды.
Әлеге спорт чараларының максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Азнакай муниципаль районының иң көчле спортчыларын ачыклау. Спорт чаралары түбәндәге спорт төрләре буенча үткәрелә:
Милли көрәш авырлык категорияләре: 18 яшькә кадәрге егетләр – 27 кг га кадәр, 30 кг га кадәр, 35 кг га кадәр, 40 кг га кадәр, 43 кг га кадәр, 46 кг га кадәр, 50 кг га кадәр, 60 кг га кадәр, 70 кг га кадәр һәм 70 кг дан артык; 18 яшьтән өлкәнрәк ир – атлар-65 кг га кадәр, 75 кг га кадәр, 90 кг га кадәр һәм 90 кг дан артык.
Гер спорты-авырлык категорияләре: 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр – абсолют авырлык категориясе; 18 яшьтән өлкәнрәк ир – атлар-75 кг га кадәр һәм 75 кг дан артык.
Армрестлинг-авырлык категорияләре: 18 яшькә кадәрге егетләр – 60 килограммга кадәр һәм 60 килограммнан артыграк; 18 яшькә кадәрге кызлар – 55 килограммга кадәр һәм 55 килограммнан артыграк; 18 яшьтән өлкәнрәк ирләр – 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан артыграк; 18 яшьтән өлкәнрәк хатын – кызлар-65 килограммга кадәр һәм 65 килограммнан артыграк.
Җиңел атлетика-яшь категорияләре: 10 яшькә кадәрге, 14 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар; 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар.
«ГТО»ВФСК нормативларын үтәү:
хатын-кызлар арасында идәндә таянып ятканда кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү,
- ир-атлар арасында биек аркылыга эленеп тору,
- 16 кг герне ыргыту,
- 1000 м, 2000 м, 3000 м га йөгерү,
ирләр һәм хатын-кызлар арасында гимнастика скамьясында туры аяклы килеш басып торудан алга авышу.
Яшь категорияләре – 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар,ир-атлар һәм хатын-кызлар.
Ярыш призерлары медальләр, кубоклар, грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.