Ярышларда җиңү һәм алтын медальне Жанна Филиппова яулады. Турнирның бронза призеры булып аның якташы һәм командадашы Ева Абсәләмова танылды. Ике спортчы да атказанган тренер Иван Олегович Терешкинның тәрбияләнүчеләре.
Жанна Филиппова өчен бу җиңү аеруча кыйммәтле булды. Бер ел элек шул ук турнирда ул, Новосибирскидан Елизавета Сандомирская белән бергә, чирекфиналда оттырып, пьедесталдан бер адымда гына туктады. Бу сезонда нәкъ менә шушы ике спортчы хәлиткеч финал бәйгесендә очрашты. Каты көрәштә Жанна көчлерәк булып чыкты, ул 15:9 исәбе белән җиңү яулады.