"Динамо-Татарстан" Россиядә иң яхшылар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Витязевода ветераннар арасында волейбол буенча Россия беренчелеге тәмамланды. 2 августтан 8 августка кадәр «Волейград» спорт-укыту үзәге базасында узган Турнир бөтен илдән иң көчле коллективларны җыйды.

Киеренке көрәштә хатын-кызлар арасында 50+ яшь категориясендә алтын медальләр һәм Россия чемпионы титулын «Динамо-Татарстан»командасы яулады. Турнирда безнең волейбол дружинасыннан тыш, МФВ һәм "Буревестник", "Волга", "Олимпия" командалары, Зеленоград, Чкаловский, Чиләбе командалары, шулай ук Кырым һәм Ерак Көнчыгыш җыелма командалары катнашты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасын Бөтенроссия Волейбол федерациясенең беренче президенты, СССРның атказанган тренеры Валентин Жуков һәм ярышларның баш хөкемдары Сергей Кошелев үткәрде.

Капитаны Людмила Гыйләҗетдинова җитәкчелегендәге чемпионнар командасын котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International