Казанда «Геройлар узышы» күп функцияле OCR-мәйданчыгын ачтылар

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Тренировкалар өчен зоналар, чишенү бүлмәләре, инвентарьны саклау урыны булган 12 метрлы контейнер шәһәрнең яр буенда урнашкан. 

Универсаль комплекс воркаут-мәйданчыкны, ниндзя-залны һәм каршылыклы ярышларның тренировка элементларын берләштерә. 

Бу инде республикада «Аммоний»химия комплексы инициативасы белән барлыкка килгән икенче воркаут мәйданчыгы. Беренчесе-Менделеевскта.

Әлеге проект «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру максатында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International