Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов РСШОРНЫҢ фигуралы шуу буенча хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде.Очрашуның төп темасы Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирү булды.
Хәлил Шәйхетдинов үз чыгышында сайлау процессының төп этапларын, төп даталарны һәм тавыш бирүдә актив һәм аңлы рәвештә катнашуның мөһимлеген җентекләп аңлатты. Ул физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләренең югары социаль җаваплылыгына һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында аларның роленә басым ясады.
Хезмәт коллективлары вәкилләре сайлау процессын оештыруга кагылышлы үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар.