Бүген Казанда теннис буенча 19 яшькә кадәрге Россия команда беренчелегенә старт бирелде, ул 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кортларга илнең иң көчле юниорлары һәм юниоркалары чыкты-барлыгы көрәшкә Россиянең төрле төбәкләреннән 12 хатын-кыз һәм 9 ир-ат командасы чыкты.
Татарстан Республикасы намусы өчен көрәшәләр:
Кызлар: Валерия Швецова, Виктория Седова, Самира Рәшидова.
Команда капитаны-Антон Кратюк.
Егетләр (Татарстан-1): Илья Мосолкин, Рафаэль Асадуллин, Давид Вәлиев.
Команда капитаны Тимур Кыямов.
Яшүсмерләр (Татарстан-2): Лев Богданов, Дамир Гыйниатуллин, Тимур Науметов.
Команда капитаны-Александр Семенов.
Атна дәвамында Казанны киеренке көрәшләр, кортта хис-кичерешләр һәм матур җиңүләр көтә.
Сеткалар, матчлар расписаниесе һәм счеты сайтта бар vsenatennis.ru
Турыдан-туры трансляцияләр - livetv.tennis-russia.ru яки Россия Теннис федерациясенең рәсми каналында rutube.ru