Безнең волейболчылар Россиядә иң яхшылар!

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр ВФВ - "Волейград" Бөтенроссия волейбол федерациясе базасында (Краснодар краеның Витязево авылы) ветераннар арасында волейбол буенча Россия Беренчелеге уеннары узды. Хатын-кызлар арасында 50+ яшь категориясендә җиңүче титулын "Динамо-Татарстан"командасы яулады!

 Турнирда хатын-кызлар командалары арасында 50+ категориясендә катнашучылар арасында, безнең волейбол дружинасыннан тыш, МФВ, "Буревестник", "Волга", "Олимпия", Тула, Зеленоград, Чкаловский, Чиләбе шәһәрләреннән килгән командалар, Кырым һәм Ерак Көнчыгыш җыелма командалары чыгыш ясады.

Бүләкләүне ВФВНЫҢ беренче президенты, СССРның атказанган тренеры Валентин Жуков һәм ярышларның баш хөкемдары Сергей Кошелев үткәрде.

ТР Волейбол федерациясе һәм республикабызның барлык волейбол сөючеләре чын күңелдән аның капитаны Людмила Гыйләҗетдинова җитәкчелегендәге волейболчы кызларыбызны чемпион исемнәре белән котлыйлар һәм аларга нык сәламәтлек, зур бәхет , спортта озын гомер, алдагы ярышларда якты җиңүләр телиләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International