Динамочының Владимирда җиңүе

2025 елның 12 сентябре, җомга

5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр Владимир шәһәрендә авыр атлетика буенча «алтын гөмбәзләр»Бөтенроссия турниры узды. Ярышлар СССРның атказанган тренеры Виктор Кузнецов истәлегенә багышлана.

61 кг авырлык категориясендә Бөгелмә егете Роман Бердников җиңү яулады. Безнең клубташыбыз, данлыклы Динамо остазы, Россиянең атказанган тренеры Николай Колесников тәрбияләнүчесе, ике төр ярышта 215 кг нәтиҗә күрсәтеп, мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде.

Көмеш медаль иясе-Владимир өлкәсенең Камешково шәһәреннән Матвей Федоровка (184 кг), бронза медаль Костромадан Игорь Креневка (180 кг) эләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International