Алексеевск бистәсенең чаңгы базасында Алексеевск аграр көллияте укучылары өчен традицион Сәламәтлек көне узды. «Көзге Сабантуй» дип аталган матур спорт чарасы үз көчләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәтергә әзер 200дән артык студентны берләштерде.
Бәйрәмнең программасы бай һәм күптөрле иде. Катнашучылар классик спорт дисциплиналарында ярыштылар: кросс дистанциясендә йөгерү, гер күтәрү, граната ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү, шулай ук яткан килеш гәүдәне күтәрү нормативын үтәү.
Студентларның "Көзге Сабантуй" барышында күрсәткән барлык нәтиҗәләре рәсми рәвештә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы системасына кертеләчәк. Бу катнашучыларга нормативларны үтәү һәм аерымлык билгеләре алу өчен өстәмә баллар алырга мөмкинлек бирәчәк.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасын һәм физик культура һәм спортны үстерү республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Аның төп максаты-балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, физик культураны һәм спортны популярлаштыру, шулай ук үсеп килүче буынны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә этәрү.