Бүгенге көндә фигуралы шуу үзәгенең административ корпусының беренче катында һәм шугалакның фундаменты төзелгән инде; икенче катны торгызу эшләре алып барыла.
Озак көтелгән объектның кайчан ачылачагы турында Владимир Леонов сөйләде.
"Без бу проектны ел дәвамында гамәлгә ашырырга һәм аны 2026 елның җәендә Республика көненә ачарга планлаштырабыз. Төзелеш тулы көченә бара, параллель рәвештә Алина белән бергә мәктәп форматын җыябыз».
Фигуралы шуу үзәге Казанның Яңа районында Портовая һәм Девятаев урамнары арасында урнашкан. 6 мең квадрат метр мәйданлы объектта боз аренасы, 8 чишенү бүлмәсе, 250 урынлык трибуна, 2 хореография залы, разминкалар залы, 3 гомуми физик әзерлек залы һәм башка биналар төзеләчәк.
Булачак сарай бик күп яшь спортчыларны җәлеп итәчәк, бу балалар һәм яшьләр арасында спортны һәм физик культураны популярлаштыру максатыннан «Россия спорты» дәүләт программасына туры килә.