Шундый объектларның берсе Балтач районында төзелә. Сарай 75% ка әзер. Аны ноябрьдә ачу планлаштырыла
Эш барышын Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов тикшерде.
Сарайларны төзү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча алып барыла.
"Муниципалитет җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итәм: объектларны сыйфатлы төзү һәм эксплуатацияләү-Сезнең шәхси җаваплылыгыгыз. Объектлар нәтиҗәле һәм файдалы булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.