Искә төшереп китик, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиада Казанда 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр барды. Әлеге Уеннар Халыкара студентлар спорты федерациясе тарафыннан тарихта иң яхшысы булып танылды. Универсиаданы оештыручылар спорт менеджменты өлкәсендәге иң хөрмәтле халыкара спорт премиясе — ISEM премиясенә дүрт номинациядә лаек булдылар.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең хезмәткәрләренә моңа кадәр Казан Ратушасында һәм Универсиададан соң хезмәткәрләрнең бер өлеше юл тоткан Олимпия каласы — Сочида бүләкләр тапшырылган иде.