21 сентябрьдә Арханегль өлкәсенең Кононская авылында Чаңгы узышлары (чаңгы роллерлары) буенча Россия Чемпионатының 2 ярыш көне тәмамланды. Спортчылар спринтта классиеч стилендә медальләр уйнаттылар.
Кызлар арасында ТР җыелма командасы спортчысы Анастасия Фалеева ил чемпионы булды, Дарья непряева турнирның бронзасын яулады.
Ир-атлар арасында көмеш медальне Владислав Осипов отты, ә Сергей Ардашев өченче урынны алды.