Баулылар Бөтенроссия йөгерү көненә кушылды

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Баулының "Трехгорка" чаңгы базасында «Россия спорты» дәүләт проекты һәм «Демография " милли проекты кысаларында «Милләт кроссы»бөтенроссия йөгерү көне узды

Тантаналы чарада катнашучыларны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде. Тантанада шулай ук "ГТО"ВФСК алтын отличие билгеләре алган укучылар да бүләкләнде.

Ярышларда мәктәп укучылары, студентлар, учреждение һәм предприятие вәкилләре, спорт ветераннары һәм пенсионерлар катнашты. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International