Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында теннис буенча «Россия чемпионаты» Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы булды. Ярышларда илнең 36 шәһәреннән 114 иң көчле теннисчы катнашты.
Спортчыларга һәм тренерларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте:
"Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, без сезне спорт башкалабызда сәламләвебезгә шатбыз. Без Россия чемпионатын унбишенче тапкыр кабул итәбез. Сезнең өчен бу ярышлар - рейтинг очколары җыю һәм үз осталыгыгызны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Барыгызга да уңышлар телим! Иң көчлесе җиңсен!»
Татарстан Республикасы данын дәрәҗәле турнирда унике спортчы яклаячак:
Валерия Швецова
Виктория Седова
Милина Сөбханкулова
Самира Рәшидова
Виталина Тутулина
Эмилия Брызгалова
Дмитрий Долженков
Руслан Тюкаев
Илья Симакин
Илья Мосолкин
Рафаэль Әсәдуллин
Тимур Науметов
Турнир географиясе бөтен Россияне колачлый: Калининградтан алып Ханты-Мансийскига кадәр һәм Сочидан алып Новосибирскига кадәр. Иң көчлеләр исеме өчен көрәшкә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Самара һәм башка бик күп шәһәрләрдән теннисчылар керешәчәк.