ГТО билгесенә каршы

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

"Агерҗе сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат" ДБМУЕНДӘ үзенә бертөрле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Биредә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итүнең иң җаваплы этапларының берсе узды.


Интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бу көн ихтыяр көче, рух һәм физик әзерлек сынавына әверелде. Балалар кирәкле күнегүләрнең күп өлешен уңышлы башкардылар: тартылу, этәрү, алга авышу, урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү. Соңгы чикне узасы калды – йөгерү дисциплиналары.


- Без укучыларыбыз белән бик горурланабыз, — дип уртаклашты тәэсирләре белән физик культура укытучысы Марина Фәрит кызы Солтанова — алар өчен ГТО комплексы – аерымлык билгесе генә түгел. Бу үз-үзеңә мөмкин булмаганны исбатлау. Һәр казаныш, һәр тапшырылган норма-аларны үстерүдә һәм социализацияләүдә зур адым. Бүген алар батырлык һәм максатчанлык үрнәге күрсәттеләр.

Хәзер балалар ГТО тестлаштыру үзәгендә нәтиҗәләрнең эшкәртелүен түземсезлек белән көтәләр. Тиздән аларның хезмәте, үҗәтлеге һәм ихтыяр көче кадерле билгеләр – алтын, көмеш һәм бронза билгеләр белән бәяләнәчәк.

Бу көн тагын бер кат исбат итте: рух көче һәм җиңү теләге булганда мөмкинлекләр өчен чикләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International