Татарстанның спорт җитәкчеләре РМОУДА укыдылар

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль идарәләре, спорт бүлекләре җитәкчеләре «физик культура һәм спорт өлкәсендә нәтиҗәле идарә»программасы буенча Россия Халыкара Олимпия университетында укып кайттылар. Программа 2025 елның 19-22 сентябрендә университет кампусында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы инициативасы белән гамәлгә ашырылды.

Курс җитәкчеләрне идарә итүдә заманча алымнарга өйрәтүгә, муниципалитетларда спорт учреждениеләре эшен иң яхшы Россия практикасы нигезендә оештыруга юнәлдерелгән.

Укыту җитәкчеләргә үз районнарында һәм шәһәрләрендә спортны үстерүдә яңа белемнәрне кулланырга, гражданнар өчен спорт корылмаларыннан файдалану һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатына ирешергә ярдәм итәчәк. Бу " Россия спорты "дәүләт программасы максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International