Владимир Леонов: Кос-Синтез - Россия Су полосы флагманы»

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Бүген, 23 сентябрьдә, «Татар –информ» мәгълүмат агентлыгында «КОС-Синтез»ватерпол клубының яңа сезоны башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов, команданың генераль директоры Максим Осмоловский, баш тренер Евгений Ярощук һәм капитан Сергей Лисунов катнашты.

«Синтез» яңа сезонга чемпионнар адымы белән керер дип өметләнәбез. Инде киләсе уик-эндта команда Мәскәүдә Суперкубок өчен көрәшәчәк, соңрак Россия чемпионатында да старт алачаклар. Команда үзенең тарихы һәм уңышлары белән дан тота. Бу тотрыклылык минем белән янәшә утырган кешеләр ярдәмендә мөмкин. Чемпионнар составы сакланды, команда безне сөендерүен дәвам итәр дип ышанабыз"»  диде Владимир Александрович.

«КОС-Синтез» ның беренче матчы 4 октябрьдә Мәскәүдә узачак. Команда Суперкубок өчен «Спартак» (Волгоград) белән көрәшәчәк. Уен Евразия ватерпол лигасын тәкъдир итү кысаларында узачак.

Өй аренасында командалар 9 октябрьдә уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International