Яшь динамочылар Татар Кубогын оттылар

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында «Татар Кубогы»турниры уңышлы тәмамланды. 20-21 сентябрьдә узган ярышларда биш команда катнашты, әмма аларның иң көчлесе Казанның «Ак Барс-Динамо-2016»командасы булды.

Җиңүгә юл җиңел булмады. Финал матчында Казан тренерлары егетләре Саратовның «Кристал» командасы белән очрашты. Финал уены турнирның чын бизәге булды. Татарстанның яшь динамочылары команда уенын гына түгел, ә индивидуаль осталыкларын да күрсәттеләр, һәм бу аларга көчле көндәшләрен җиңәргә мөмкинлек бирде.

Икенче урынны Саратовның «Кристалл» командасы яулады, ә бронза медальләрне Татарстан башкаласының башка командасы — «Ак Барс»командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International