2025 елның 26 августында РФ Хөкүмәтенең 1274 номерлы карары белән «физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасына яңа юнәлеш – «Земство тренеры»программасы өстәлде. Аның максаты – физик культура һәм спорт өлкәсенә авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә 50 меңгә кадәр кешедән торган квалификацияле белгечләр җәлеп итү.
Татарстан Республикасында программа 2026 елдан эшли башлаячак. Анда физик культура һәм спортны оештыру белән тулы ставкага хезмәт килешүе төзегән һәм яңа урында кимендә биш ел эшләргә вәгъдә иткән югары яки урта һөнәри белемле тренер-укытучылар һәм инструктор-методистлар катнаша алачак. Авыл җиренә һәм Кече шәһәрләргә эшкә күчкән белгечләргә бер мәртәбә 1 миллион сум күләмендә түләү биреләчәк. 2026 елда Татарстанда программаны гамәлгә ашыруга барлыгы 42 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
«Земство тренеры» программасын эшләтеп җибәрү – Татарстанда спорт тармагы үсеше өчен мөһим адым. Ул авыл территорияләрендә кадрлар җитмәү мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк, бу яшь спортчыларны, булачак чемпионнарны эре үзәкләрдә генә түгел, ә республиканың авылларында, кече шәһәрләрендә дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, программа массакүләм спортка да этәргеч бирәчәк, чөнки спорт мәктәпләрендә белемле белгечләр булу балаларны һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итәчәк», - дип шәрехләде ТР Спорт министры Владимир Леонов.
«Земство тренеры» программасын эшләтеп җибәрү спорт өлкәсендә кадрлар кытлыгын тулыландыру зарурлыгы белән бәйле. Россия Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, белгечләргә ихтыяҗ 2 967 кеше тәшкил итә.
«Земство тренеры» программасы физик культура һәм спорт өлкәсендә комплекслы кадрлар сәясәтенең бер өлеше булачак һәм кече торак пунктларда спорт инфраструктурасын үстерүгә, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм халыкның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Программада катнашу өчен вакансияләрне һәм кандидатларны сайлап алу тәртибе турындагы мәгълүмат соңрак бастырылачак.