26-28 сентябрьдә Татарстан башкаласында Гимнастика үзәгендә «Көчлеләр кубогы»халыкара ярышларының III этабы уза. Гимнастларның кайсысы Мәскәүдә узачак турнир финалында сезонның төп титуллары өчен көрәшне дәвам итәчәге нәкъ менә Казанда ачыкланачак.
Этапта индивидуаль программада 100 гә якын спортчы һәм төркемле күнегүләрдә 36 команда катнашты. Казанга Россия чемпионаты һәм беренчелеге нәтиҗәләре буенча сайлап алынган Россиянең иң көчле гимнастлары – сениоркалар һәм юниоркалар, шулай ук Әрмәнстан, Беларусь, Вьетнам, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан һәм Үзбәкстан җыелма командалары килде. Турнирда чыгыш ясау хокукына шулай ук «күк грациясе»халыкара ассоциациясе квотасы буенча узган спортчылар да ия булды.
Казан этабы нәтиҗәләре буенча финалга юллама алачак 15 сениорка, 15 юниорка һәм 12 команда исемнәре билгеләнәчәк.
Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов мөрәҗәгать итте: "Казан өчен, Татарстан өчен нәфис гимнастика – өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без бу спорт төрен үстерү өчен бик күп эшлибез. Безнең илебездә нәфис гимнастика үзәкләренең берсе, биредә мондый дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барысы да бар. Шунысы куанычлы, турнир локаль, Бөтенроссия түгел, ә халыкара, моның өчен делегацияләргә, безнең катнашучыларга зур рәхмәт», – диде ул.
Билетларны билет операторы сайтында сатып алырга мөмкин булачак Kassir.ru ярышлар расписаниесе Россия гимнастика федерациясенең рәсми сайтында карала.