Татарстан спорт министрлыгында республика җыелма командасын X Россия пенсионерлары Спартакиадасына уздырдылар

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы спорт министрлыгында җыелма команданы X Россия пенсионерлары Спартакиадасына озату тантанасы булды. Ярышлар Төмәндә 30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак.

Региональ сайлап алу йомгаклары буенча төзелгән Татарстан командасы республиканы спортның сигез төре буенча тәкъдим итәчәк. Атлетлар йөзүдә, өстәл теннисында, шахматта, җиңел атлетикада, дартста, катнаш эстафетада, шулай ук ГТО комплексы нормативларын үтәүдә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Россия пенсионерлары Спартакиадасы «көмеш» яшьтәге кешеләр өчен елның төп спорт вакыйгасы, ул бөтен ил һәм чит илләрдән һәвәскәр спортчыларны берләштерә. Быел сайлап алу этапларында бөтен Россия буенча 78 төбәктән 70 000 гә якын кеше катнашты. Финалга иң актив һәм спортка сәләтле 700 пенсионер чыкты.

Спартакиада шулай ук халыкара характерда: Төмәнгә Беларусь, Казахстан, Финляндия һәм хәтта Австралия командалары киләчәк.

Россия пенсионерларының X Спартакиадасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International