Буа медицина училищесында экстремизмны профилактикалау айлыгына багышланган җиңел атлетика кроссы узды

2025 елның 3 октябре, җомга

Матур нарат урманында Буа медицина училищесы студентлары арасында гадәттәгечә җиңел атлетика кроссы узды. Чара экстремизмны һәм милләтара түземсезлекне профилактикалау айлыгы кысаларында, шулай ук физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында оештырылды.

Стартка үзләренең физик әзерлекләрен күрсәтү өчен төрле курс студентлары чыкты. 

Кроссның барлык катнашучылары югары чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар күрсәткән барлык нәтиҗәләр «хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү кысаларында исәпкә алынды.

Кросс  Россия спорты дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Чараның төп бурычлары-балалар һәм яшьләр арасында спортны популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында дуслык һәм милләтара татулык кыйммәтләрен ныгыту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International