3 октябрьдә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә кызлар командалары арасында хоккей буенча «Бәллүр тиара» Төбәкара турниры тәмамланды. Өч уен көне дәвамында Идел буе федераль округының 7 төбәгеннән кызлар призлы урыннар өчен көрәштеләр. Төркем матчлары нәтиҗәләре буенча финалга чыккан командалар билгеләнде.
Өченче урын өчен матчта Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы командалары очрашты. Тигез һәм киеренке уен нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы кызлары командасы көчлерәк булып чыкты.
Финалда Башкортстан Республикасы кызлары Пермь крае командасын җиңеп, узган елгы уңышны кабатладылар.
Шул ук көнне турнирны ябу тантанасы да булды. Бүләкләү тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Владимир Колчин, Киров өлкәсенең спорт һәм туризм министры Сергей Сулик, мактаулы кунак, СССРның спорт мастеры Денис Ложкин, «Кирово-Чепецк шәһәренең шайбалы хоккейга ярдәм итү һәм үстерү үзәге» АНО директоры Александр Иванишин катнашты.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән турнирда катнашучыларны, оештыручыларны һәм җанатарларны Тулы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Владимир Колчин котлады: "барлык командаларга да катнашулары, күңелле һәм эмоциональ матчлары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Барлык катнашучылар да яхшы хоккей һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Сезне лаеклы призлар белән котлыйм һәм яңа спорт казанышлары телим. Киләчәктә дә турнирны Киров өлкәсендә уздыру традицияләрен дәвам итәчәкбез һәм катнашучы командалар санын арттырачакбыз».
Турнирда җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырылды.
Турнир нәтиҗәләре буенча шулай ук иң яхшы уенчылар һәм тренерлар билгеләнде, аларга статуэткалар һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Иң яхшы капкачы итеп Пермь краеннан Екатерина Шабардина, иң яхшы сакчы итеп – Түбән Новгород өлкәсеннән Мария Ряховская, иң яхшы һөҗүмче итеп Татарстан Республикасыннан Лия Җәббарова танылды. Иң кыйммәтле уенчы итеп Башкортстан Республикасыннан Яна Фаткуллина билгеләнде. Иң яхшы тренер Саратов өлкәсеннән Сергей Горшенин булды.