Кичә Крымск шәһәрендә 13-16 яшьлек (2009-2012 елгы) кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча Россия беренчелеге тәмамланды.
Ярышлар 2025 елның 27 сентябреннән 4 октябренә кадәр "Факел"стадионында узды.
"Динамо" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән төзелгән Татарстан җыелма командасы тренер Людмила Юшкова җитәкчелегендә көмеш медальләр яулады. Безнең команда Мәскәү астыннан килгән көндәшләренә генә оттырды.
Йомгаклау урыннары
1 - ИВС буенча Шор ( Щелково)
2-Татарстан Республикасы
3-Пермь крае
4-Санкт-Петербург
5 - "Алтай Яшьлеге" (Барнаул)
6-Краснодар крае
7-Ростов өлкәсе
8 - "Олимп" (Уфа)
Махсус призлар белән бүләкләнгәннәр
Иң яхшы капкачы —
Алисә Юрлова
(Пермь)
Иң яхшы сакчы —
Елизавета Аверкина
(Мәскәү.өлк.)
- Иң яхшы һөҗүмче —
Полина Абрамова
(Татарстан)
Турнирның иң яхшы уенчысы —
Ксения Королева
(Мәскәү. тармак)