2025 елның 4-5 октябрендә хезмәт күрсәтү һәм сәнәгать өлкәләре командалары арасында «Спартак» РФСОНЫҢ 90 еллыгына багышланган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышлар «БИЕКТАУ» авыл җирлегендә, Биектау авылында узды.
Мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионы исеменә мәгариф профсоюзы командасы лаек булды. Икенче урынга авиация сәнәгате хезмәтчәннәре профсоюзы командасы («КАЗАНЬКОМПРЕССОРМАШ»АҖ) лаек булды. Өченче урынны автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы командасы алды («Транспроект»АҖ).
Ярышлар тәмамлангач, җиңүче һәм призер командаларга кубоклар, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр, вымпеллар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.