Татарстан җыелма командасы Төмәндә X Россия пенсионерлары Спартакиадасында алтынчы урынны алды

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Төмәндә X Россия пенсионерлары Спартакиадасы узды. Татарстан Республикасын масштаблы бөтенроссия ярышларында төбәк этабы нәтиҗәләре буенча оештырылган команда тәкъдим итте.

Өлкән буын спортчылары сигез дисциплинада ярыштылар: йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика, дартс, катнаш эстафета, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә.

Россия Федерациясе субъектларының 78 командасы арасында каты көрәштә Татарстан җыелма командасы югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте, нәтиҗәдә медаль зачетында гомуми алтынчы урынны алды.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, ул, шул исәптән, халыкның барлык категорияләре арасында физик культураны һәм спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Өлкән буынның уңышлы чыгышы балалар һәм яшьләр өчен дә ачык үрнәк булып тора.


Команданы җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International