Татарстанда республика крикет Федерациясе барлыкка киләчәк

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Олимпия дисциплиналары исемлегендә крикет барлыкка килү Россия һәм Татарстан эчендә аның үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача, дип ышана ТР Спорт министрлыгының Мәгълүмати-аналитик тәэмин итү һәм халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Головин.

«Спорт ведомствосы буларак, безгә спортчыларны зур ярышларга әзерләү өчен бу спорт төрен үстерергә кирәк. Безнең Һиндстаннан коллегаларыбыз безгә популярлаштыруда ярдәм итә алыр дип уйлыйм. Күз алдына китерәсезме, тамашачылар саны буенча ул футболдан гына калыша», – дип ассызыклады ул.

Федерацияне Эдуард Заһретдинов җитәкләячәк. Ул крикет республикада кирәкле спорт төре булырга мөмкин дип ышана.

"Крикет-ул Россия һәм Һиндстан арасындагы спорт күпере. Бу спорт төре кешеләрне берләштерә һәм партнерлык хисе тудыра. Без аны һәркемгә аңлаешлы итәргә телибез. Югары уку йортлары студентларын актив җәлеп итәчәкбез, чит ил студентларының аерым роле булачак", - дип аңлатты федерация президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International